Төп бит » Файлы » Дәрес эшкәртмәләре

Татар халык ризыклары
[ Скачать с сервера (41.0 Kb) ] 06.04.2014, 23:04

Тема: “Татар халык ризыклары”.

Максат: а) Татар халык ризыклары белән таныштырып китү.

                  б) Камырдан пешкән ризыкларны бәйрәмнәрдәкуллану. 

                   в) Җөмләләрне дөрес төзи белү.

                   г) Татар теленә карата хөрмәт хисе тәрбияләү һәм кызыксындыру.

                        

Җиһазлау: дәреслек, өстәмә материаллар, рәсемнәр, плакатлар. 

Дәрес тибы: әңгәмә.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру. ( Исәнләшү, укучыларны барлау, дәрестә

                             әзерлекләрен булдыру).

  1. Актуальләштерү өлеше:

1. Сорауларга җавап бирү:  

            а) Бүген ничәнче число?

            б) Атнаның нинди көне?

            в) Бүген нинди һава торышы?   

    III.  Өй эшен тикшерү:

            а) Мин сезгә өй эшенә татар халык ризыкларына багышлап рәсемнәр ясап һәм теләгән укучы чыгышка хәзерләнеп килергә әйткән идем.

             б) Укучы: (доклад укый).

  Чәй өстәленә чәчәкле ашъяулык җәелә. Өстәл уртасына буйдан-буйга варенье, бал, шикәр, конфет, вазалар тезеп чыгыла. Аларның ике ягына роза, кош теле, бавырсак, пәхләвә, чәкчәк, талкыш, кәләвә кебек камыр ашамлыклары куялар. Һәр кунак алдына десерт тәлинкәсе белән төрле камыр азыгы паштет, мүк җиләге бәлеше, эремчек бәлеше һәм башкаларны куярга кирәк. Тәлинкәдә өч төрле ризык буларга тиеш. 

  Өстәлнең берничә җиренә сай тәлинкәгә юка гына итеп телемләп лимон куярга кирәк. Кунаклар өстәл янына утырып беткәч, чәй китерәләр.Һәр чынаяк тәлинкәсенә балкашык куела. Кунаклар, розеткаларына варенье салып ала алсын өчен, һәр варенье вазасында да балкашык булырга тиеш. Кунаклар күп булмаса,

  самоварны өстәлгә куярга мөмкин. Ул табынны бизәп торачак, чәй дә тәмлерәк тоелачак.                           

Чәй эчкәннән соң, өстәлне җыештырырга, махсус щетка

белән тәлинкәгә ризык валчыкларын себереп алырга да, вазалар белән җиләк-җимеш-алма,груша,виноград,

афлисун һәм башкаларны чыгарырга кирәк.   

              в) Укучылар чыгышы:(Рәсемнәр буенча татар халык ризыклары турында сөйләп китү). 

               г) Тактада бирелгән яңа сүзләр эшләү.   

       IV. Яңа материалны өйрәтү.              

               1. Теманы әйтү максатны аңлату.

                а)Сезнең чыгышны тыңладык бик матур сөйләдегез,  

                рәхмәт.

                - Балалар татарларның бу көннәрдә нинди зур бәйрәме булачак?

                Бу бәйрәмдә дә күп итеп татар ризыклары пешерәләр.

                Укытучының чыгышы:

Татар халык ризыклары үзенең милли традицияләре белән бай. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Татар пешекчеләрне әллә никадәр ашамлыклар уйлап чыгарганнар: бал-май, чәкчәк, пәхләвә, кош теле, гөбәдия, талкыш кәләвә һ.б. Алар бу ризыкларны туган көндә, Сабан-туйда, яңа елда, ял көннәрендә пешергәннәр.

              Соңгы елларда, милли аш традицияләре нигездә сакланса да, пешерүдә үзгәрешләр кертелде.

              Чәй янына кую өчен, гөбәдия, бәлеш, пәрәмәч һәм хәзер киң таралган өчпочмак аерым урын алып тора.

             б) Тактада бирелгән бәйрәм исемнәре белән җөмләләр төзү.(Туган көн, туй, Сабан-туй, яңа ел)

              в) Текст өстендә эш.

                      1) Хикәяне уку.

                      2) Текстка исем кушу, төп геройның исемен әйтү.

      3) Текстны укучыларга укыту.(көчле, уртача, йомшак).

Гүзәл кемне чакыра туган көненә?

           V. Физкультминутка.

                Безнең бүген бәйрәм көн

                  Без чакырдык кунаклар

                  Кунакларның килүенә

                  Без пешердек коймаклар.

                   Коймакларга карасаң

                   Менә шулай кабарган,

                   Менә шулай җәелгән,

                   Менә шулай кысылган

                    Коймакларны майлап ал,

                    Теләгәнеңне сайлап ал.

               VI. Материалны ныгыту.

               1) Укучының “ Кунаклар “ (шигыре)

                                        Без әзерлибез табын

                                       Китереп бөтен ягын:

                                       Уртага куйдык чәчәк

                                       Чәчәк янына чәкчәк,

                                        Бавырсак һәм кош теле,

                                        Ризыклар төрле-төрле.

                                        Сумса бәлеш өчпочмак

                                        Гөбәдия һәм коймак.

                                                               Ш. Галиев.

                    2) Темага карата балаларга эш бирү.

                   1-группа(көчле балалар).

                    Диалогик төзү.

                    2-группа(белеме уртача булган балалар) кроссворд чишү(татар халык ризыкларын язу).

                    3-группа (бәйрәм исемнәре белән җөмләләр төзү)

                    3) Бу темадан нинди яңалыклар белдегез һәм нәрсәгә өйрәндегез?

             VII. Өй эше: Текстны сәнгатле итеп укып китү.

             VIII. Йомгаклау: Укучыларга билгеләр кую.

Категория: Дәрес эшкәртмәләре | Добавил: остаз
Просмотров: 2754 | Загрузок: 81 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
More info
Image gallery
contact
Phone: 8(843)78-3-34-44 Email: kausar-54@ru

CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915
Location in google Maps