Төп бит » Статьи » Мои статьи

Ашамлыкларны пешерү һәм кухня кирәк-яраклары

Милли ашларның үзенчәлеген аңлау өчен, ашамлыкларның кайда (мичтә, плитәдә, духовкада) пешерелүе зур әһәмияткә ия, чөнки аларны әзерләү ысуллары, беренче чиратта, шуңа бәйле. Татарлардагы мич тышкы яктан рус миченә охшаган. Шуның белән бергә, халыкның этник үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, алар бер-берсеннән аерыла да. Мич башы зур түгел, мич алды тәбәнәк, ә иң мөһиме мичнең бер ян ягына сылап казан утыртыла.

 

Азыкны казанда пешергәннәр, яисә камыр ашларын казанда майда йөздереп кыздырганнар һәм мичтә пешергәннәр. Барлык төр ашлар, боткалар һәм бәрәңге күпчелек очракта казанда пешерелгән. Сөтне дә, сөттән кортны да шунда кайнатканнар, катлама,бавырсак һ. б. шунда пешергәннәр. Мичтә исә камыр ашлары, барыннан да бигрәк ипи пешергәннәр.

Итне майда кыздырып пешерү традицион татар ашларына хас түгел. Итне пылау пешергәндә генә кыздырганнар. Кайнар ашлар өчен күбрәк пешкән һәм пешәр-пешмәс ит кулланганнар. Итне ашка зур-зур кисәкләр итеп салганнар, ашар алдыннан гына тураганнар. Кайчагында шулпада пешкән яисә пешәр-пешмәс итне (киек итен) кечерәк кисәкләргә бүлгәләп кыздырганнар яисә казанда томалап парда пешергәннәр. Каз яисә үрдәк түшкәсен мИитә кыздырганнар.

Ачык ут өстендә ашамлыкларны сирәк әзерләгәннәр. Төче коймак һәм йомырка тәбәсен генә өчаяк өстенә таба куеп пешергәннәр.

Азыкны мичтә пешерү өчен чуен һәм чүлмәкләр тотканнар. Чуенда — бәрәңге, кайчагында борчаклы аш, ә чүлмәктә төрле боткалар пешергәннәр. Татар халкындабәлешләр һәм гөбәдия пешерү өчен зур тирән табалар киң кулланыла.

Кечерәк чүлмәкләрдән тыш, камыр изү өчен зур чүлмәкләр, сөт ашамлыкларын һәм эчемлекләрне саклау, күчереп йөртү өчен тар муенлы чүлмәкләр һәм кувшиннар файдаланылган. Нәрсәгә тотылуларына карап аларның төрлесе: 2—3 литрлысы да, 2 чиләклесе дә булган.

Элек татарларда, Урта Идел һәм Урал буенда яшәүче башка халыклардагы кебек үк, агачтан эшләнгән кухня кирәк-ярагы: уклаулар һәм камыр өчен куна такталар, төрле ашамлыклар әзерләнгәндә болгату һәм бәрәңге изү өчен тукмак киң кулланылган. Су (квасәйрән) өчен өрәңгекаен агачыннан чокып ясалган кыска саплы, сабының ыргагы аска караган озынча чүмечләр файдаланганнар. Казаннан һәм чуеннан азыкны кечерәк аш чүмече белән алып салганнар.

Ипи пешергәндә дә агач табак-савыт кулланылган. Камырны агач күәс чиләгендә изгәннәр һәм агач калак белән болгатканнар. Ипине җилпучта әвәләгәннәр, төче камырны да шунда басканнар. Әвәләгән ипине саламнан үргән яисә агач табакларга салып кабартканнар, мичкә агач көрәк белән тыкканнар. Катыкны биеклеге 20 см, диаметры 25 см лы агач савытларда оетканнар һәм шунда тотканнар. Юкә агачыннан ясалган тәпәннәрдә бал, сары май саклаганнар.

Майны агач гөбеләрдә, сирәк кенә әрҗәсыман май язгычларда яисә чүлмәктә пешкәк белән язганнар. Гөбе, биеклеге — 1 м, диаметры —25 см лы, юкә агачыннан эшләнгән озынча кисмәктән гыйбарәт.

XIX йөз азагында — XX йөз башында татарларның кухня кирәк-яраклары арасында ит чабу өчен кечкенә агач тагараклар, шикәр,тоз, төрле тәмләткечләр, кипкән шомырт, корт төю өчен агач (сирәк кенә чуен яисә бакыр) килеләр һәм кисаплар (төйгечләр) булган. Бер үк вакытта авылларда зур авыр килеләр дә булган, анда ярма ярганнар. Кайчагында ике зур агач түгәрәктән торган (алар тегермән ташын алыштырган) ярма яргычлардан файдаланганнар.

XIX гасырның урталарыннан фабрикада эшләнгән кухня кирәк-яраклары шактый киң тарала. Көнкүрештә металлдан эшләнгән (шул исәптән эмальле), фаянс һәм пыяла савыт-саба күренә башлый. Ләкин халыкның күпчелегендә, аеруча авыл халкында, фабрикада эшләнгән кухня кирәк-яраклары әллә ни зур урын алмый. Казанлы зур мич һәм ашамлыкларны шунда әзерләүгә көйләнгән ысуллар үзгәрешсез кала.

Шулай да фабрикада эшләнгән савыт-саба татарлар көнкүрешенә бик иртә килеп кергән. Чәй табынына куела торган савыт-сабага аеруча игътибар иткәннәр. Чәйне, суынмасын өчен, кечкенә чынаяклардан эчәргә яратканнар. Түгәрәк аслы тәбәнәк чынаякларны тәлинкәсе белән бергә «татар чынаягы» дип йөрткәннәр. Чынаяклар, өлеш тәлинкәләре, шикәр һәм сөт савыты, чәй пешерү өчен чәйнек белән бергә самовар да чәй өстәленең күрке булган. Ялт итеп, өстендәге кечкенә чәйнеге белән шаулап утырган самовар рәхәтләнеп гәпләшергә өндәп торган, күңелне күтәреп җибәргән, бәйрәмдә дә, гадәти көннәрдә дә табынны бизәгән.

Категория: Мои статьи | Добавил: остаз (06.04.2014)
Просмотров: 680 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
More info
Image gallery
contact
Phone: 8(843)78-3-34-44 Email: kausar-54@ru

CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915
Location in google Maps