Төп бит » Статьи » Мои статьи

Татар милли ризыкларның үзенчәлекләре

Барлык ашамлыкларны түбәндәге төрләргә бүләргә мөмкин: шулпалы кайнар ашлар, икенче итеп бирелә торган ашлар һәм камыр ашлары, чәй янына бирелә торган татлы ашамлыклар һәм эчемлекләр. Кайнар шулпаларга һәм ашларга аеруча зур әһәмият бирелә. Нинди шулпада әзерләнүенә карап, ашларны итле, сөтле, кысыр ашларга, ә аларга нәрсәләр салынуга карап, камырлы, ярмалы, камырлы-яшелчәле, ярмалы-яшелчәле, яшелчәле ашларга бүлергә мөмкин. Халыкның культурасы һәм көнкүреше үсү процессында милли ашларның төрләре яшелчәле ашлар исәбенә тулылана барган. Ләкин татар табынының үзенчәлекле ягын әле хәзер дә камырлы ашлар, барыннан да элек токмачлы аш тәшкил итә.

 

Татар халкында пилмән — бәйрәм көннәрендә һәм кунак чакырганда әзерләнә торган аш, аны һәрвакыт шулпа белән бирәләр.Пилмән белән кияүне һәм кияү егетләрен сыйлаганнар, кияү пилмәне әзерләгәннәр. Пилмәнне ит белән генә түгел, бәлки эченәэремчеккиндер орлыгы һәм борчак салып та ясаганнар.

Икенче итеп бирелә торган ашлар өчен татар халкы элек-электән ит, ярма һәм бәрәңге куллана. Икенчегә күбрәк шулпада пешкән, яссы кисәкләргә туралган, кайчагында кишерсуган турап, борыч сибеп, томалап пешергән ит бирәләр. Ашны тавык шулпасында әзерләгәндә, аштан соң тавык турап чыгаралар. Гарнир итеп күп очракта пешкән бәрәңге кулланалар, аерым савытта керән куялар. Бәйрәм көннәрендә йомырканы сөт белән туглап тутырган тавык әзерлиләр.

Ит белән ярмадан чүлмәктә пешергән бәлеш иң борынгы ашамлыклардан санала. Аны симез ит (сарык, сыер, каз ите, каз һәм үрдәкнең баш-аягы, бүтәкә-бавыры) белән тары, арпа, дөге ярмасыннан пешерәләр. Тутырманы да шушы ук ашамлыклар рәтенә кертергә кирәк. Аны терлек эчәгенә чапкан яисә вак итеп тураган бавыр белән тары яисә дөге ярмасы тутырып әзерлиләр.

Кунак чакырганда, бигрәк тә шәһәр кешеләре, пылау пешергәннәр. Бохар, фарсы пылавы белән беррәттән, «Казан» пылавы да әзерләгәннәр.

Икенче итеп бирелә торган камырлы-итле ашлар рәтенә күп кенә төрки халыклар өчен уртак булган пешкән ит белән әзерләгән ашамлыкларны — мәсәлән, кулламаяисә бишбармакны кертергә кирәк.

Итне җәй һәм яз көннәрендә куллану өчен тозлап һәм каклап куйганнар. Ат итеннән казылык әзерләгәннәр, каклаган каз белән каклаган үрдәк исә тансык азыклардан саналган. Кыш көне итне туң килеш саклаганнар.

Татар халкы тавык йомыркасын күп куллана. Аны пешереп тә, кыздырып та ашыйлар.

Татар ашлары арасында төрле ярмалардан — тары, карабодайсолыдөге ярмаларыннан, борчактан һ. б. пешергән боткалар киң таралган. Аларның кайберләрен бик борынгы заманнарда ук әзерләгәннәр. Тары боткасын, мәсәлән, элегрәк берәр төрле йола уңае белән пешергәннәр.

Камыр ашларының төрлелеге традицион табынның үзенчәлеге булып тора. Төче һәм чүпрә белән изгән әче камырны ике төрле — гади һәм татлы камыр итеп әзерлиләр. Татлы камырга май, эреткән май (кайчагында ат мае), йомырка, шикәрваниль, дарчин өстәлә. Камырны татар халкы бик тырышып һәм җиренә җиткереп әзерли.

Үзенең формасы һәм нинди максат белән әзерләнүенә карап, төче камырдан әзерләнгән ашамлыклар игътибарга лаек. Аннан күмәчкабартмасумса, чәй ашлары һ. б. пешергәннәр.

Татар ашларына әче камырдан пешергән азыклар хас. Аларга барыннан да элек ипи керә. Иписез көндәлек аш та, бәйрәм табыны да узмый, ул — изге азык. Элек бездә «ипидер» дип ант итү гадәте дә булган. Балаларны кече яшьтән ук ипинең һәр валчыгын җыярга өйрәткәннәр. Табында ипине гаиләнең иң өлкән кешесе кискән.Ипине арыш оныннан пешергәннәр. Баерак кешеләр генә, алар да һәрвакыт түгел, бодай ипие (күмәч) ашаганнар. Хәзерге вакытта без арыш ипиен дә, күмәчне дә күбесенчә сатып алабыз.

Ипидән тыш, әче камырдан төрле ашамлыклар әзерләнә. Алар арасында иң таралганы — кабартма. Аны янып торган мич алдында да, кайнап торган майда да пешерәләр. Элегрәк кабартманы иртәнге ашка ипи камырыннан — арыш оныннан изгән камырдан пешергәннәр. Кабартманы майлап кайнар килеш ашаганнар.

Сыек камырны да төче итеп тә һәм әче итеп тә изәләр. Мәсәлән, төче коймак һәм төрле оннардан (солы, борчак, карабодай, тары, бодай, катнаш оннан) чүпрә беләнәчетеп пешергән коймакРуслар пешерә торган беленнән әче камырдан пешергән коймак калынрак булуы белән аерыла. Аны гадәттә иртәнге чәйгә әзерлиләр, янына тәлинкәгә салып май куялар.

Татар халкында эченә берәр нәрсә салып пешергән ашамлыклар үзенчәлекле һәм күптөрле. Кыстыбый шундый иң борынгы һәм гади ашамлыклардан санала, кайбер якта аны күзикмәкякмыш дип тә атыйлар. Аны төче камырдан әзерләгән юка җәймә эченәтары боткасы салып ясыйлар. XIX гасыр азакларыннан кыстыбый эченә бәрәңге боламыгы сала башлаганнар. Халыкның яраткан борынгы ашамлыкларыннан берсе — төче яисә әче камырдан эченә симез ит (сарык, сыер, каз, үрдәк һ. б. ите) һәм ярма яки бәрәңге салып пешергән бәлешБәлешне зур итеп тә, кечкенә итеп тә әзерләгәннәр, аеруча тантаналы очракларда аны өсте тишекле тәбәнәк конус рәвешендә ясаганнар. Соңрак шулай эченә төрле нәрсә салып әзерләгән бөтен ашамлыкларны бәлеш дип атый башлаганнар.

Өчпочмак та традицион татар ашамлыгы, аның эченә элегрәк симез ит белән суган гына салганнар, соңрак турап бәрәңге дә куша башлаганнар.

Камырдан пешергән ашамлыклар арасында пәрәмәч үзенә бертөрле урын алып тора. Элек пәрәмәчне ваклап тураган пешкән ит белән ясаганнар, эремчек пәрәмәче кебек духовкада пешергәннәр һәм иртәнге аш итеп симез ит шулпасы белән биргәннәр.

Авыл җирләрендә бөккән яисә тәкә киң таралган. Ул — гадәти сумсадан зуррак, озынча түгәрәк яисә ярым ай рәвешендә ясалган ашамлык, аның эченә гадәттә төрле яшелчәләр (кабак, кишер, кәбестә) салалар. Кабак бөккәне — аеруча популяр. Сумсаны да шушы ук төр ашамлыкларга кертергә мөмкин. Аның эченә дә төрле яшелчәләр, шулай да күбрәк ит салалар.

Гөбәдия дә — бик үзенчәлекле ашамлык, аны күбрәк шәһәр халкы әзерли. Ул катлы-катлы, түгәрәк биек бәлеш, бер генә тантана, бәйрәм табыны да ансыз гына үтми.

Татар ашлары тиз өлгерә торган татлы камырдан әзерләгән ашамлыкларга бик бай: чәлпәккатламакош телеләвәш, паштет һ. б. шундыйлар, аларны чәй янына бирәләр. Татлы камырдан пешерелә торган ашамлыклар камырга нәрсә салынуы һәм әзерләү ысулы ягыннан күп кенә төрки халыкларга хас булса да, алар оригиналь милли ашларга әверелеп, тагын да камилләшә төшкәннәр. Шундый оригиналь ашамлыкларның берсе — чәкчәк, ул һәр туй мәҗлесендә булмый калмый. Чәкчәкне кияү йортына кәләш һәм аның әти-әниләре алып килә. Юка гына җиләк-җимеш кагына төргән чәкчәк туйда аеруча хөрмәтле сыйлардан санала.

Традицион татар ашлары өчен майны күп итеп куллану хас. Терлек майларыннан: атланмай һәм сары майтуң май, ат һәм каз мае, үсемлек майларыннан: көнбагыш мае, сирәгрәк зәйтүн, горчица һәм киндер мае кулланалар.

Бал шактый киң кулланыла. Балдан төрле тәм-том әзерлиләр, аны чәй янына куялар.

Эчемлекләрдән иң борынгысы булып әйрән санала, аны катыкка салкын су кушып ясыйлар. Татар халкы һәм бигрәк тә руслар белән күрше яшәүче татарлар квасны да бик күптәннән беләләр, аны арыш оныннан һәм сосладан ясыйлар. Кунак чакырганда кипкән өректән компот әзерлиләр.

Татар халкы чәйне элек-электән яратып эчә. Камыр азыклары — кабартмакоймак белән чәй кайчагында иртәнге ашны алыштыра. Чәйне каты итеп, кайнар көе, кайчагында сөт белән эчәләр. Чәй белән сыйлау татар халкында кунакчыллыкның бер билгесе булып тора.

Татарларга хас башка эчемлекләрдән балдан ясаган татлы ширбәтне атап китәргә мөмкин. XIX гасыр азагында һәм XX гасыр башында аны кайбер йолаларны үтәгәндә генә әзерләгәннәр. Мәсәлән, Казан татарлары туй вакытында кияү йортында кунакларга «кәләш ширбәте» чыгарганнар. Ширбәтне эчкәч, кунаклар подноска яшьләргә дип акча салганнар.

Категория: Мои статьи | Добавил: остаз (06.04.2014)
Просмотров: 567 | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
More info
Image gallery
contact
Phone: 8(843)78-3-34-44 Email: kausar-54@ru

CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915
Location in google Maps