Төп бит » 2015 » Август » 12 » Татар милли фаст-фуды
01:30
Татар милли фаст-фуды

Пәрәмәч — бүгенге көндә татар халкының иң популяр милли ризыкларыннан берсе санала. Өчпочмакны Казан шәһәребезнең һәр почмагыннан табып булган кебек, пәрәмәч тә шулай киң таралган. Аны яшьләр «татар милли фаст-фуды», дип тә йөртәләр әле.

Ислам дине кабул ителгәнчегә кадәр, пәрәмәчне кояшка тиңләгәннәр. Ул чорларда татар халкы «Бөек Аллабыз», дип Тәңрегә ышанган. Ә ул — Кояш Алласы. Шуңа күрә дә инде пәрәмәчнең уртасындагы бөгеп ясалган сырлар кояш нурларын хәтерләтә.

 

«Пәрәмәч» дигәч, безнең күз алдына итле түгәрәк бөккән килеп баса. Ә чынлыкта, пәрәмәч иттән генә ясалмый икән бит. Аның бик күп төрләре бар. Бәрәңгеле пәрәмәч, кияү пәрәмәче, ачык пәрәмәч — болар әле кайберләре генә.

 

Пәрәмәч пешерү бик гади эш. Иң беренче, чүпрә камыры әзерләргә кирәк. Аннары шуны кечкенә кисәкләргә бүләргә дә, яхшылап җәяргә. Уртасына алдан әзерләп куелган чи ит фаршын салабыз. Камырның як-якларын күтәреп, яхшылап бөгеп чыгабыз. Уртада 1-1,5 см лы тишек калырга тиеш. Менә шунысы кояш, ә бөгелгән урыны нурлары була да инде. Пәрәмәчне майда пешереп бетерәсе.

 

«Кияү пәрәмәче» дигәнен юкка гына алай атамаганнардыр. Аның рецептын белеп тору кияүгә чыгарга җыенучы яшь кызлар яисә инде кияү каршы алырга җыенучы гаиләләр өчен файдага булыр.

 

Ул гади пәрәмәчтән бөтенләй дә аерылмый диярлек. Камырына 2-3 йомыркага күбрәк салырга кирәк. Ите дә яшь бәрән яки бозау итеннән булса, яхшы булачак. Иң мөһиме, кияү пәрәмәчләре гади ит пәрәмәченә караганда, күпкә кечкенә булырга тиеш. Аны ясау авыррак һәм вакытны да күбрәк ала.

 

Бәрәңге пәрәмәче... Беренче ишетүчеләргә кызык тоелырга мөмкин. «Бәрәңге пәрәмәче дә була микәнни?», дип уйлап куясың. Була икән шул менә. Ул ит пәрәмәче төсле үк ясала. Бары тик ит урынына төелгән бәрәңге генә кулланасың. Тагын шунысы мөһим, мондый пәрәмәчне мичтә пешерсәң дә ярый. Бары тик өске өлешен йомырка сарысы белән буяп куярга онытмаска кирәк. Шушы ук рецепт белән эремчек пәрәмәче дә пешереп була.

 

Шулпалы ачык пәрәмәч турында ишеткәнегез бар микән әле? Ул төче камырдан ясала. Башта камырны кечкенә кисәкләргә бүлеп җәясең дә, як-якларын күтәртеп стакан формасына китерәсең.Шуны табага салып мичтә пешерәсең. Камыр бөтенләй пешеп җитәргә тиеш түгел. Аннары стаканнарны алып, эченә алдан әзерләп куелган шулпалы фаршны тутырасың. Пәрәмәчләрне майда пешереп бетерергә кирәк.

 

Пәрәмәчнең исеменә килгәндә, ул төрле халыкларда төрлечә әйтелә. Диалект формаларында «Пярямеч», «Перемещ», «пәрәмәц» исемнәре дә очрый. Әстерхан татарлары аны «кайнар», дип атый икән.

 

Россиянең күп кенә төбәкләрендә пәрәмәч белән бәйле бәйрәмнәр дә оештырыла. Мәсәлән, 2009 нчы елны Хабаровскида «Пәрәмәч-пати» исеме астында үткән шундый бәйрәмнәрнең берсендә татар аш-су осталары Хабаровскиның башка шеф-поварларын пәрәмәч пешереп сыйлаган. Пешекчеләр бик тә канәгать калганнар.

 

Чыннан да, пәрәмәч бик тә тәмле. Яңа пешеп чыккан пәрәмәч исенә битараф калып булмый - тамагың тук булса да, ашыйсы килә. Ул безнең милләтебезнең йөзе, аның тарихын, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен үзенә туплаган милли ризыгыбыз.

 

Рәмзия ЗАКИРОВА  Интертат.ру

Просмотров: 742 | Добавил: остаз | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
More info
Image gallery
contact
Phone: 8(843)78-3-34-44 Email: kausar-54@ru

CHARLES S. ANDREWS
3139 Brownton Road
Long Community, MS 38915
Location in google Maps