(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). Финляндиядә татар телендә латин графикасы нигезендә “Милли ашларыбыз” китабы нәшер ителгән. Нибары 30 милли ризык әзерләү серләрен туплаган әлеге китапчыкны басамага Адилә Җамалетдин һәм Хәмидә Чайдам әзерләгән.
1988-1989 елларда Финляндия төркләре берлеге милли ашлар әзерләү буенча курслар оештыра. Әлеге курста актив катнашучылар милли ризыкларны, ашларны һәм гадәтләрне саклауга аеруча әһәмият бирүне кирәк дип таба. Нәкъ бер елдан соң Хельсинкида “Милли ашларыбыз” дигән китапчык дөнья күрә. 1990 елда чыккан китап милләттәшләребез арасында популярлык казана. Әлеге китап белән кызыксынучылар, сораучылар теләген истә тотып, Дәрия Самалетдин җитәкчелегендәге иҗади төркем янәдән Финляндиядәге кардәшл
...
Читать дальше »